Минзәлә шәһәрендә 26 январь көнне гер күтәрү буенча 1995-1996, 1997 елгылар һәм яшьрәкләр арасында узган Татарстан Беренчелеге ярышларында Актаныш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Әлфис Мостафин II урынны яулап кайтты (остазы И.Нәбиев). Команда исә IV урында.
24-25 январь көннәрендә өстәл теннисы буенча В.В.Центовский призына оештырылган X турнир ярышларында Актаныш Балалар һәм яшүсмерләр спор т мәктәбенең яшь теннисчысы Марат Солтанов 2000 елгылар һәм яшьрәкләр арасында I урынны яулап кайтты.
Хуҗалыкларда ел башында үткәрелүче хисап җыелышларының тәүгесе 25 январь көнне “Башак” ҖЧҖ дә узды. Чарада район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев та катнашты.
Терлекчелек тармагына багышлап һәр атнаны нинди дә булса хуҗалыкта үткәрелүче семинар-киңәшмәләр үткәрү районыбызда инде күптән гадәткә кергән. Бүген шундый чараның чираттагысы һәр өлкәдә тәртип-яңалыкка омтылу, җаваплы караш өстенлек иткән “Ташкын” хуҗалыгында район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелегендә узды.
Мәүлид кичәсендә Коръән уку, гыйбадәт кылу, шулай ук бу кичне булган могҗизалы хәлләр турында әңгәмәләр уздыру саваплы эшләрдән санала.