ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

Районыбызда һәр яңа ел башында борылып артка карап, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау, хезмәт уңганнарын бәяләү, хөрмәтләү максатыннан алдынгылар слеты уздырыла. Бүген әлеге күркәм чара район мәдәният сараенда үтте.  


22
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе

Чишмә авылында яшәүче Зөһедия Зиятдин кызы Закировага 21 январь көнне 95 яшь тулды. Аны олы юбилее белән район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ландыш Шәмсунова тәбрикләде һәм Зөһедия әбигә РФ Президенты В.Путинның Котлау хатын, район хакимиятенең бүләген тапшырды.

Тарих  буенча Бөтенроссия укучылар фән олимпиадасының региональ этабында  Актаныш гуманитар  гимназия-интернатының IX сыйныф  укучысы Айдар Шәйхин (укытучысы Миләүшә Абдуллина) җиңүче дип табылды.

Район башкарма комитеты яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге район оешма-предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләренең кышкы спорт төрләре буенча Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы һәм шахмат буенча Чемпионат уздырылу турында хәбәр итә.

Актаныш муниципаль районында 2013 елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр башланган.

21
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе

“Лачын” боз спорт сараенда 19 январь көнне 1998 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә хоккей ярышлары узды. Боз өстендә Актанышның “Лачын” һәм Лениногорск шәһәренең “Нефтяник” төркемнәре очрашты. Уен килгән көндәшләр файдасына, 10:2 исәбе белән төгәлләнде.

А.В.Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы призына  Бөтенроссия яшь хоккейчылары бәйгеләренең Республика турнирында Актанышның  2002 елгы “Лачын” төркеме быел беренче мәртәбә үзен сынап карады һәм сынатмады.

Зәй шәһәрендә 16-20 январь көннәрендә  IX укучылар Спартакиадасы кысаларында  чаңгыда узышу буенча  финал ярышлары үтте. Актаныш яшь спортчылары остазлары Г.Мансуров җитәкчелегендә биредә мәртәбәле II урынны яулап кайттылар.

Районыбыз мәгариф хезмәткәрләре арасында 19 январь көнне кышкы спорт төрләре буенча Спартакиада узды. Бәйгеләр “Бүләк” чаңгы базасында чаңгыда узышу белән башланып китеп, Балалар иҗат үзәгендә өстәл теннисы һәм “Иман” спорт комплексында кул көрәше һәм аркан тартыш белән дәвам итте.


18
гыйнвар, 2013 ел
җомга
Бүген Актанышта сугыш ветераннары һәм тол хатыннары өчен  төзелгән 30 фатирлы йортның ачкычларын ияләренә тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International