Ел башыннан җирлекләрдә узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, киләсе ел өчен бурыч-максатларны билгеләп, хисап җыелышлары үткәрү инде күптән традициягә әверелгән. Быел шундый чараның тәүгесе 6 февраль көнне Югары Яхшый җирлегендә район Советы рәисе урынбасары И.Ш.Бариев катнашында үтте. Бүген Күҗәкә һәм Актанышбаш җирлекләредә шундый ук хисап җыелышлары уза.
“Россия чаңгы юлы” исеме астында ел саен уздырылучы Бөтенроссия ачык массакүләм чаңгы ярышлары Актанышта 10 февраль көнне, “Бүләк” чаңгы базасында үтәчәк.
ТР ның IX укучылар Спартакиадасы кысаларында 31 январьдән 3 февральгә кадәр Актанышның “Иман” спорт комплексында кызлар арасында баскетбол ярышлары узды. 
2 февраль көнне Актаныш муниципаль район Советының 25 нче утырышы узды. Көн тәртибендә Актаныш муниципаль районының участок сайлау комиссияләре составына һәм участок сайлау комиссияләренең резерв составына кандидатуралар тәкъдим итү турындагы мәсьәлә каралды.
Тәкъдим ителгән кандидатуралар депутатлар тарафыннан бертавыштан кабул ителде.
Хуҗалыкларда еллык хисап җыелышлары дәвам итә. 25 январь дән башлап бүгенгәчә “Башак”, “Чишмә”, “Саф”, “Ташкын”, “Нур” һәм “Тамыр” ҖЧҖләрендә әлеге чара үткәрелде инде. Бүген хисап җыелышы район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев катнашында “Алга” хуҗалыгында уза.