ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2013 ел
чәршәмбе

Такталачык коррекцион мәктәбе базасында 19 март көнне  кул көрәше буенча коррекцион уку йортлары укучылары арасында республика бәйгеләренең зона туры узды. Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Тукай районнарыннан һәм Түбән Кама районының Югары Чаллы мәктәбеннән килгән 5 команда арасында безнең такталачыклылар мәртәбәле I урынны яуладылар.


19
март, 2013 ел
сишәмбе
Инде 8 нче ел рәттән районыбызның “Туган як” музеенда җирле рәссам, Ирмәш авылы егете Айдар Хәбибуллин истәлегенә багышлап, Актаныш  сәнгать мәктәбе һәм филиаллары укучылары арасында оештырылучы рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясала. Быел яшь рәссамнар “Архитектура ” темасына иҗат иткәннәр.  Бәйгегә 14 укучы үз  эшләрен тәкъдим иткән.

18 март көнне  Мари Суыксу авылы халкы шау-гөр килеп Уярня – май чабу бәйрәмен үткәрде.

– Саннар үсештә булса да – темплары аз икәне терлекчелек тармагыннан ерак торган кешегә дә ачык күренә! Әлеге сүзләр район терлекчелек тармагының февраль ае нәтиҗәләренә багышланган чираттагы гамәли сөйләшүдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов тарафыннан яңгырады.


18
март, 2013 ел
дүшәмбе
Быел Актанышта беренче мәртәбә яшьләр, югары сыйныф укучылары арасында матур бәйрәм – “Аулак өй” үткәрелде.

Россия Эчке Эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең разводы район хакимият бинасы каршындагы мәйданда 15 март көнне үтте. Чарада бүлек шәхси составта, шулай ук, полициянең җәмәгатьчелек тәртибен саклауда ярдәм максатыннан эшләп килүче ирекле халык дружиналары вәкилләре, җәза үтәтү инспекциясе инспекторлары катнашты.


15
март, 2013 ел
җомга
“Яңа стадион төзелешен тәмамлау һәм шәһәрне чистарту, төзекләндерү, матурайту эшләрен башкаруда Казанга республиканың, муниципаль берәмлекләрнең ярдәме кирәк”. Бүген ТР Хөкүмәте йортында торак йортларны капиталь төзекләндерүгә багышлап видеоконференция режимында уздырылган республика киңәшмәсен Президент Рөстәм Миңнеханов шушы сүзләр белән ачып җибәрде.

“Бүләк” чаңгы базасында 16 март көнне урта һәм төп гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында чаңгы спринты буенча ярышлар узачак. Физик культура белән массакүләм рәвештә шөгыльләнү, кышкы спорт төрләре бәйгеләренә нәтиҗә ясау, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау һәм иң көчле чаңгычыларны билгеләү максатыннан оештырылучы әлеге бәйге сәг.10.00га тәгаенләнгән.


14
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе
«Созвездие-Йолдызлык 2013» XIII республика фестиваленең зонасы өлеше быел беренче мәртәбә Актанышта узды. 12-13 март көннәрендә район Мәдәният сарае яшь җырчыларның моң-җырларыннан, биючеләрнең дәртле тыпырдауларыннан, нәфис сүз осталарының исә тәмләп сөйләшү-гәпләшүләреннән кайнап-шаулап торды.

13
март, 2013 ел
чәршәмбе

«Созвездие-Йолдызлык-2013» XIII республика фестиваленең Чаллы зонасы ярышлары быел тәүге мәртәбә Актанышта 12-13 март көннәрендә район мәдәният сараенда уза. Биредә Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Әгерҗе районнары йолдызчыклары имтихан тота.

“Йолдызлык”ның гала-концерты бүген 17.00 сәгатьтә башлана.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International