9-11 март көннәрендә Актаныш район Мәдәният сараенда “Иделкәем” балалар-яшүсмерләр һәвәскәрләр һәм курчак театрлары коллективларының республика смотр-конкурсынының зона туры үтте.
Бүген район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ф.М.Камаев районыбыз гүзәл затларын 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
“Кадерле хатын-кызларыбыз! Барчагызны язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының XIII съездында Актаныш муниципаль районыннан Рамил Гыйләҗев һәм Тәлгать Арслановлар ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
2 март көнне район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелегендә район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре, оешма-предприятиеләр, хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашында даими оештырылучы киңәшмәнең чираттагысы узды.
Актаныш муниципаль районында 2013 елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр башланган. Бу ел исемлегенә гомуми суммасы 11 млн. сумнан артык булган 4 йорт кертелгән. Алар - Актаныш авылындагы Садовая 3, Садовая 4, Тынычлык пр. 21 һәм Тынычлык пр. 23 күпфатирлы йортлар.
1-2 март көннәрендә Зәй шәһәрендә үткән чаңгы ярышлары буенча ТР чемпионатында Актаныш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы Айгөл Вәкилова (остазы Г.Мансуров) җиңү яулады. 5 чакрым араны ирекле ысул белән шууда беренче килгән кыз спорт мастерлыгына кандидат нормативларын да үтәде.