ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

  Бүген Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш егерме җиденче утырышы узды. Утырышта район Советының  50 депутатыннан 41е,  шулай ук, район прокуроры Р.Аскаров,  муниципаль район Башкарма комитет  җитәкчесе   урынбасарлары катнашты.  

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев 27 март көнне район үзәк хастаханәсендә сәламәтлек саклау оешмасының эшчәнлеге белән танышты, авырулар белән аралашты, район халкына сәламәтлек саклау өлкәсендә яхшы һәм  тагын да нәтиҗәле хезмәт күрсәтү максатында башкарыласы эшләр, үзгәрешләр хакында хастаханә җитәкчелеге белән киңәшләште.

27
март, 2013 ел
чәршәмбе
 

2 нче апрель көнне “Яшьлек” милли мәдәни үзәгендә “Мини-мисс Актаныш 2013” бәйгесенең финал ярышы үтәчәк.


26
март, 2013 ел
сишәмбе

25 март көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында “Ел хәйриячесе -2012” республика бәйгесенә йомгак ясалды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, министрлык-ведомстволар, предприятие-оешмалар, муниципалитетлар җитәкчеләре, тәрбиягә балалар алган, күпбалалы гаиләләр һ.б. катнашты. Актаныш муниципаль районыннан тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев җитәкчелегендә 9 кешелек делегация катнашты.


25
март, 2013 ел
дүшәмбе
23 март көнне Әҗәкүл авылы янында күпләр зарыгып көтеп алган балыкчылар бәйгесе узды.

Агымдагы елның 28 мартында 10.00 сәгатьтә Актаныш районы буенча Кадастр палатасында (Актаныш авылы, Ленин проспекты, 61а йортында) Дәүләт бюджет оешмасы Федераль Кадастр палатасың Татарстан Республикасы буенча филиалы директор урынбасары Елена Тихонова гражданнарны кабул итә.


22
март, 2013 ел
җомга
Район Башкарма комитеты каршындагы җир һәм торак мәсьәләләре комиссиясенең 21 март  көнне узган чираттагы утырышында барысы 32 гариза каралды.

21
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

23 март көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә яман шеш авыруына дучар балалар өчен хәйрия акциясе үткәрелә. Чараны район башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм; социаль агарту бүлекләре оештыра.

20 март көнне “Таң” хуҗалыгында язгы кыр эшләренә әзерлекне бәяли торган семинарда авыл хуҗалыгында хезмәт куючы инженерлар, агрономнар, икътисадчылар, хуҗалык рәисләре, фермерлар гына түгел, муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев җитәкчелегендә аның урынбасарлары да катнашты. Әлеге күләмле, язгы кыр эшчәнлегенең  барлык мәсьәләләрен үз эченә алган семинарны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Д.Харисов җитәкчелегендә идарә белгечләре, “Таң” хуҗалыгы белән берлектә оештырганнар иде.

Тәкъдим ителүче эш урыннарының күплеген искә алып, Актаныш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 28 март көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә вакансияләр ярминкәсе оештыра. Яримнкә 8.00 – 11.00 сәгатьләрдә эшләячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International