16 апрельдә Пучы участок амбулаториясында Донор көне уза.
Районда орлык материалларын агулау эшләре актив бара. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында барысы 2,7 мең тонна орлык агуланган.
8-9 апрель көнәрендә Актаныш муниципаль район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә техникаларның төзеклеге тикшерелә. Бүген әлеге комиссия карауларында район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев та катнаша.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты” Республика бәйгесенең 2012 ел нәтиҗәләренә йомгак ясалды.
Катнашучыларның балларын исәпләү Министрлыкның тиешле приказы белән расланган бәйге үткәрү тәртибе нигезендә башкарылды. 15 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктлар арасында Актаныш районының Актаныш авылы VI урынны, 1 мең кешегә кадәр халкы булган торак пунктлар арасында Актаныш районының Яңа Кормаш авылы II урынны яулады.
Актанышның «Иман» спорткомплексында 5 апрель көнне Актаныш муниципаль район башлыгы призына яшь көрәшчеләр бәйгесе узды.
1998 нче елдан бирле даими оештырылучы әлеге бәйгегә быел барлык мәктәпләр дә үз яшь көрәшчеләрен алып төшкән - барысы 162 көрәшче, 25 команда катнашты.
2 нче апрель көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә “Мини-мисс Актаныш 2013” бәйгесенең финал ярышы үтте. Сайлап алу турыннан игътибарга лаек дип табылган 20 кыз бала бу көнне гүзәллектә, тапкырлыкта, сәхнә осталыгында көч сынашты.
Сиренаның “Внимание, всем!” дигән сигналын ишетү белән, радио һәм телевизорны кабызып, игъланны тыңларга һәм анда кушылганны эшләргә кирәк.