ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2013 ел
җомга
26-29 майда Саратов өлкәсе Энгельс шәһәрендә самбо һәм дзюдо буенча Россия Чемпионаты булып узды. Безнең районнан Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән дзюдо буенча остаз, Россиянең спорт остасы И.А.Чичканов барды.  100 кг га кадәр авырлык үлчәвендә  Игорь  Александрович  Россия Чемпионы булды.

30
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Район үзәге Актанышны төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча Актаныш авыл башкарма комитеты 2013 елның 1 нче апреленнән – 1 нче июненә кадәр икеайлык уздыру турында карар кабул итте һәм чаралар планын раслады.

16
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Тирә-юньдәгеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле һәм ихтирамлы булу, битараф калмау - һәр кешенең изге бурычы. Шул уңайдан “Игелек үзәге”нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе  гаилә декадасы кысаларында “Мәрхәмәтлелек” акциясе игълан итә. Бүлекчә белгечләре аз керемле, мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен  бала караватлары, коляскалар, велосипедлар, ходункилар җыя.

30
апрель, 2013 ел
сишәмбе

Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев  актанышлыларны Беренче май бәйрәме белән котлады.

“Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш һәм яхшылыкка өмет һәм ышаныч символлары булып торалар. Әлеге җылы яз көннәре  дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен. Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәнегезгә саулык китерсен Сезгә тормышыгызда зур уңышлар, яңа үрлзр яулавыгызны, гаиләгездә җылылык, бәхет телим»,– диелгән ул котлауда.

26 апрель Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Ел укытучысы-2013” республика бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде. Актаныш районын тәкъдир иткән Альберт  Мансуров – Актанышның 1 санлы мәктәбе география укытучысы -  республика бәйгесендә “Иң сәләтле укытучы” номинациясендә  җиңүче дип табылды.
27 апрель  көнне  Актаныш муниципаль районының 2013 елның беренче кварталында социаль-икътисадый күрсәткечләренә анализ ясалып,  оешмалар арасында иң яхшылар билгеләнде һәм хөрмәтләнде. Төп чыгышны бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары М.Гыйләва ясады.

23
апрель, 2013 ел
сишәмбе
18-20 нче апрель көннәрендә узган Татарстан Республикасының беренче Президенты, якташыбыз М.Ш.Шәймиев Кубогына 1997-99 нчы елгы яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча традицион  XIII ачык турнирда Актаныш командасы беренче урынны яулады. 

19
апрель, 2013 ел
җомга
Республиканың төрле почмакларыннан 4,5 мең баланы сәхнәгә менгезгән “Созвездие-Йолдызлык” бәйге-фестиваленең  финал өлеше башкалабыз Казанда 16-19 апрель көннәрендә узды.  Актаныштан барлык сайлап алу турларын үтеп, анда 142 яшь  “йолдыз” катнашты. 
Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген барлау, юлларда  фаҗигаләрне булдырмау  ниятеннән оештырылучы техник күзәтүләр, ниһаять, тәмамланды. Аның тәүгесе быел 15 март көнне “Алга“ ҖЧҖндә узган иде. Хуҗалыклар язны ничек каршы ала? Үзгәрешләр бармы? Әлеге һәм башка сорауларга җавап эзләп район дәүләт техник күзәтчелек башлыгы Илдус Хәкимовка мөрәҗәгать иттек.

15
апрель, 2013 ел
дүшәмбе

15 апрель көнне “Саф“ хуҗалыгында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә республикакүләм семинар узды. Терлекчелек тармагына кагылышлы әлеге гамәли сөйләшүдә Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман һәм Тукай районнарыннан килгән вәкилләр катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International