Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев актанышлыларны Беренче май бәйрәме белән котлады.
“Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш һәм яхшылыкка өмет һәм ышаныч символлары булып торалар. Әлеге җылы яз көннәре дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен. Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәнегезгә саулык китерсен Сезгә тормышыгызда зур уңышлар, яңа үрлзр яулавыгызны, гаиләгездә җылылык, бәхет телим»,– диелгән ул котлауда.