18-20 нче апрель көннәрендә узган Татарстан Республикасының беренче Президенты, якташыбыз М.Ш.Шәймиев Кубогына 1997-99 нчы елгы яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча традицион XIII ачык турнирда Актаныш командасы беренче урынны яулады. Җиңүчеләрне Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Камаев 23 апрель көнне Актанышның тантаналар залында котлады. Яшь көрәшчеләргә һәм аларның остазларына рәхмәт сүзләрен җиткерде, истәлекле бүләкләр тапшырды.