Тирә-юньдәгеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле һәм ихтирамлы булу, битараф калмау - һәр кешенең изге бурычы. Шул уңайдан “Игелек үзәге”нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе гаилә декадасы кысаларында “Мәрхәмәтлелек” акциясе игълан итә. Бүлекчә белгечләре аз керемле, мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бала караватлары, коляскалар, велосипедлар, ходункилар җыя.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне шушы акциядә актив катнашырга чакырабыз. Бу чарага беребез дә битараф калмыйк, көчебездән килгәнчә ярдәм итик!
Белешмәләр өчен телефон: 3-02-80
Безнең адрес: Юбилей урамы, 45 йорт, 6 нчы бүлмә.