– Гадәттә, башка елларны, хуҗалыкларга барып кергәнче үк, кайсы тракторның тормозы тотмый, кайсы юылмаган, кайсының уты янмый– алдан ук билгеле була иде, һичьюгы бу фаразлар 90 процентка чынга аша иде. Быел, шөкер, үзгә күренешләр шактый булды. Мисал өчен, “Башак“ ҖЧҖндә уңай үзгәрешләр күп. Сәбәбе: механизаторларның техникага карашы үзгәрүендә. Һәр техника механизаторга килешү ярдәмендә беркетелгән, ягъни төп таләпләр – техниканың сакланышы, төзеклеге буенча эшләр сүздә генә калмый, ә кәгазь, документ ярдәмендә ныгытыла. Бу - хуҗалыкта озак еллар инженер булып эшләгән Хавил Хөсәенов һәм аңа ярдәмгә килгән яшь белгеч, инженер-технолог Ринат Хөсәеновның уртак хезмәте.