Оешмалар арасында иң-иңнәр билгеләнде

2013 елның 30 апреле, сишәмбе

27 апрель  көнне  Актаныш муниципаль районының 2013 елның беренче кварталында социаль-икътисадый күрсәткечләренә анализ ясалып,  оешмалар арасында иң яхшылар билгеләнде һәм хөрмәтләнде. Төп чыгышны бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары М.Гыйләва ясады. Иң-иңнәрне бәяләү җитештерүдән алынган керем, хезмәткәрләргә түләнгән айлык хезмәт хакы күләме, район бюджетына күчерүдә бурычлар, Пенсия фондына акча күчерү критерийлар буенча башкарыла.

Авыл хуҗалыклары арасында  иң-иңнәр дип “Әнәк агрофирма”сы ҖЧҖ, “Нур Баян исемендәге” ҖЧҖ, “Чишмә” ҖЧҖ табылды.

Сәнәгать оешмалары һәм агорсәнәгать комплексын тәэмин итүче оешмалар арасында

I урынны “Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе” ҖЧҖ алды.

II урында - «Молинвест-Т» ҖЧҖ,

III урында –«Актаныш икмәк комбинаты» кулланучылар җәмгыяте.

Сәүдә һәм гомумтуклану оешмалары, транспорт, элемтә, полиграфия һәм ТКХ  оешмалары арасында урыннар түбәндәгечә:

урын – Актаныш район электр элемтәсе челтәре,

II место –«Актаныш АТП» ҖЧҖ,

III место – «Актаныш типографиясе» ҖЧҖ.

Капиталь төзелеш предприятиеләре арасында   

I урында –“ПМК 4” ҖЧҖ,

 II урында - «ТеплоЛЮКС ПЛЮС» ҖЧҖ,
 III  урында - «Актаныш инженерлык челтәре» ҖЧҖ, «Радуга» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International