Район үзәге Актанышны төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча Актаныш авыл башкарма комитеты 2013 елның 1 нче апреленнән – 1 нче июненә кадәр икеайлык уздыру турында карар кабул итте һәм чаралар планын раслады.
Икеайлык уздыру турындагы карар җирлектәге оешма-предприятиеләр, җирлектә яшәүче гражданнар тарафыннан киң яклау тапты һәм эш башлап җибәрелде. Шул максаттан 5 нче апрель, 11 апрель, 20 апрель, 7 май һәм 13 нче май көннәрендә оешма-предприятие яннарын, урамнарны, кварталларны, зиратларны, паркларны, су буйларын, чишмәләрне, көздән агач утыртылган мәйданнарны чүп-чардан арындыру һәм агачлар утырту буенча өмәләр уздырылды.
Актанышны тагын да төзекләндерү, чистарту, матурлау максатыннан, 2013 елның 1 нче июненә зур өмә уздырыла. Өмә көнне оешма-предприятиеләр үзләренә беркетелгән участокларда эшләячәкләр. Мөмкинлеге булган барлык гражданнарны тагын бер кат җирлектәге зиратларны, урамнарны, су буйларын, чишмәләрне, өй яннарын төзекләндерү, чистарту эшендә катнашырга чакырабыз.
Өмә 2013 елның 1 нче июнь көнне иртәнге сәгать 8 дә башлана.