Республиканың төрле почмакларыннан 4,5 мең баланы сәхнәгә менгезгән “Созвездие-Йолдызлык” бәйге-фестиваленең финал өлеше башкалабыз Казанда 16-19 апрель көннәрендә узды. Актаныштан барлык сайлап алу турларын үтеп, анда 142 яшь “йолдыз” катнашты. Алар: вокаль ансамбль номинациясендә “Тамчы” (остазлары Л.Мостафина), “Умырзая” (остазлары Р.Хаҗиева), хореография номинациясендә “Мизгел” (остазлары Р.Миндияров), “Образ” (остазлары Н.Романова), “Ләйсән” (остазлары Л.Шаязданова) бию коллективлары һәм инде, әлбәттә, конферанслар (остазлары И.Мөхәммәтҗанова, Л.Ялалова). Беричә көн дәвамында “УНИКС” мәдәни спорт комплексында гөрләгән бәйрәмдә кыз-малайлар үзләрен күрсәттеләр, башкаларны күзәтеп, нәтиҗә ясадылар.
Бәйрәм дип аталса да, туктаусыз эш-хезмәт көннәре дип тә атап буладыр бу чараны. Универсиада авылына урнашкан балалар остазлары белән кичләрен ишегалдына чыгып репетицияләр ясадылар, тулаем образга керү өчен йөз-кыяфәтне үзгәртү, бизәнү-ясану, сәхнәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кат-кат барладылар, дулкынлану, ашкыну, күз яшьләре аша елмаю – һәммәсе балалар күңелендә әле җуелмый озак сакланыр. Актаныш яшь артистлары белән төрле көтелмәгән каршылыклар да килеп чыкты – бер кызыбызга Казанга килүгә җил чәчәге эләккәнлеге мәгълүм булды, икенче бер кызыбыз исә сәхнәгә чыгарга нибары 10 минут вакыт калгач, репетиция ясыйм дип, ялгыш басып, аяк бармагын сындырды. Биюне тиз арада үзгәртергә туры килде. Профессиональ биючеләрдән һич калышмасалар да, балалар бит – номерны уңышлы башкарып чыксалар да, каушау, аптырау үзен сиздерде. Нәтиҗәдә, “Мизгел” ансамбле фестиваль дипломына ия булды. “Умырзая” вокаль ансамбле җырчылары, “Ләйсән” бию коллективы, ялгыз җырчылар – А.Калтахчян, А.Басыйрова, Г.Шәрәфетдинова, Л.Зиннуровалар (остазлары Л,Мостафина), конферанслар Н.Хәернасова , Р.Гәрәева , А.Сәлахова (остазлары И.Мөхәммәтҗанова), Ю.Афзалова, Р.Хәбибрахманова (остазлары Л.Ялалова), Ә.Габдуллина, Д.Гыйлфанов (остазлары Л,Ялалова) шулай ук, дипломга ия булдылар. Ә менә Р.Миргаязова Р.һәм Р.Гарипов (остазлары Л.Ялалова) махсус призга лаек дип табылдылар. Ялгыз җырчылар арасында А.Галимов мактаулы III урынга ия булды.
“Образ” эстрада һәм заманча бию коллективы, “Тамчы” вокаль ансамблеһәм конферанслар – А. Ялалов, Р. Шәехов һәм Илназ Яхин исә бүген кабат юлга кузгалалар – алар 26 апрель көнне “Пирамида” күңел ачу үзәгендә чыгыш ясаячаклар. Җиңүләре белән яшь талантларыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар юлдаш булуын теләп калабыз.