Техникаң эшкә әзерме?

2013 елның 9 апреле, сишәмбе

8-9 апрель  көнәрендә Актаныш муниципаль район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә техникаларның төзеклеге тикшерелә. Бүген әлеге комиссия карауларында район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев та катнаша. Комиссия бүген “Ташкын”, “Алга”, “Саф”, “Эконом” хуҗалыкларында булырга өлгерде инде. Көн ахырына кадәр тагын “Актаныш” һәм “Әнәк” агрофирмалары бүлекчәләрендә булу күздә тотыла. Чара барышында ремонттан чыккан авыл хуҗалыгы техникалары тагылма агрегатларны трактор белән комплектлаштырылып, эшләтеп карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International