Актанышның «Иман» спорткомплексында 5 апрель көнне Актаныш муниципаль район башлыгы призына яшь көрәшчеләр бәйгесе узды.
1998 нче елдан бирле даими оештырылучы әлеге бәйгегә быел барлык мәктәпләр дә үз яшь көрәшчеләрен алып төшкән - барысы 162 көрәшче, 25 команда катнашты.
“Көрәш – әйдәп баручы спорт төрләренең берсе булып тора. Районыбыз игенчелек районы. Икмәк булмаса, башка эш күренмәгән кебек, Актанышта көрәш булмаса, башка спорт төрләрендәге җиңүләребез дә күренеп бетми», - диде район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ф.Камаев, спортчыларны сәламләгәндә.
Тиздән, 18-20 апрель көннәрендә, Актанышта Татарстан Республикасының беренче Президенты кубогына милли көрәш бәйгеләре үтәчәк, анда Россия һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән 45 тән артык команда катнашыр дип көтелә. Актаныш муниципаль район башлыгы призына яшь көрәшчеләр бәйгесе, бер үк вакытта, аңа сайлап алу туры да булып тора.
Җиңүчеләргә килгәндә, гомум белем бирү мәктәпләре арасында, иң батыр көрәшчеләр Иске Богады мәктәбеннән килгәннәр булып чыкты. II урында – Иске Кормаш мәктәбе, III урында –Чалманарат мәктәбе командалары.
Урта гомум белем бирү мәктәпләре арасында – I урында 1нче санлы Актаныш мәктәбе, II урында –Пучы мәктәбе спортчылары, III урында –кадет мәктәбе көрәшчеләре.
Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, Дипломнар тапшырылды.