Төзелеш Министрлыгында 2012 елдагы “Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты” бәйгесенә йомгак ясадылар

2013 елның 9 апреле, сишәмбе

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты”   Республика бәйгесенең  2012 ел нәтиҗәләренә  йомгак ясалды.

Бәйге комиссиясенә барлыгы 8 номинация буенча 44 материал тәкъдим ителгән.

Катнашучыларның балларын исәпләү Министрлыкның тиешле приказы белән расланган бәйге үткәрү тәртибе нигезендә башкарылды.  15 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктлар арасында  Актаныш районының Актаныш авылы VI урынны,  1 мең кешегә кадәр халкы булган торак пунктлар арасында Актаныш районының Яңа Кормаш авылы II урынны яулады.

Ведомствоара комиссия, Актаныш районы Актаныш авылының “Яран” торак-милекчеләр ширкәтен төзекләндерү эшләрендә халыкның актив катнашканы өчен, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең махсус дипломы белән билгеләргә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International