ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2016 ел
җомга

19 февраль Кәзкәй авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан Кадет мәктәбе укучылары белән "Тел ачкычы " исемле әдәби кичә үткәрелде.Китапханәче туган тел турында китаплар,  телнең килеп чыгу тарихы һәм бу көннең ни өчен бәйрәм ителүе турында сөйләде. Ә кадет укучылары исә яттан сәнгатьле итеп тел турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкарылды. Кичә укучыларга туган телгә карата мәхәббәт уяту, туган телнең бөеклеген аңлатуны максат итеп куйды.

18 февраль көнне Кәзкәй авылы китапханәсендә "Хуҗабикә" интереслар клубының "Һәвәскәр бакчачылар эш башлый" темасына чираттагы дәресе үткәрелде. Һәвәскәр бакчачылар белән  бергә әлеге мавыктыргыч һәм үзләре өчен файдалы эшкә әле тәҗрибәсе булмаган күп кенә яңа кешеләр дә алына бара. Хатын- кызларга тәкъдим ителгән әлеге дәрестә орлык сайлау, сатып алу,аларны зарарсызландыру, чәчү вакыты тәртипләре турында сөйләнелде, файдалы киңәшләр бирелде.

 Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар . 
Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме, 
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме . 
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле, 
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме. 

Февраль ае һәр елны хәрби-патриотик айлык дип үткәрелә. Бәйрәмнәре, ярышлары белән сыный бу ай егетләрне. Шундый бәйгеләрнең чираттагысы - биатлон - бүген Актанышта үтте. Башта мәктәп күләмендә үткәрелгән бу ярышта үзләрен иң төз атучы, шул ук вакытта иң җитез чаңгычылар итеп Фатыйхов Илфар һәм Нуртдинов Нияз күрсәтте. Бүген дә алар һич тә сынатмадылар: район күләмендә 1 урынга ия булдылар!

19 февраль көнне Яңа Әлем авыл китапханәсендә Муса Җәлилгә багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында шагыйрьнең шигырьләре яңгырады. Студентлар Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган лекция тыңладылар, аннары соң Муса Җәлилнең тормыш юлын чагылдырылган презентация карадылар. 

Туган як музеенда  “Сугышчан дан” залының даими экспозициясенә полиция майоры Айрат Әбугали улы Муллагалиевның фотосурәте, аның хакында мәгълүматлар урнаштырылды. 

17, 18, 19 февраль көннәрендә Мари-Суксу төп гомуми белем бирү мәктәбендә республика мәктәп директорлары киңәшмәсе узды

Киров авыл халык театры тарафыннан куелган Ралиф Кинҗәбаевның "Туй күлмәгем калдым кочаклап" спектаклендә Киров авыл китапханәчесе Энҗе Сибгатуллина да катнашты.

         Иске Сәфәр авылы мәдәният йортында төзекләндерү эшләре бара.

19 февраль көнне  Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә   “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре  уткәрелде.  Очрашуның кунаклары –   Актаныш № 1 санлы мәктәбенең  10 класс укучылары булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International