Киров авыл китапханәсе яңалыклары

2016 елның 19 феврале, җомга

Киров авыл халык театры Ралиф Кинҗәбаевның "Туй кулмәгем калдым кочаклап" мелодрамасын Актаныш сәхнәсендә тәкъдим итте. Зал тутырып килгән тамашачы Кировлыларны бик җылы каршылады. Әлеге тирән эчтәлекле спектакль чын-чынлап халык күңеленә үтеп керде. Бу исә тамашачының күз яшьләрендә һәм көчле алкышларында ачык күренде. Спектакльдә Киров авыл китапханәчесе Энҗе Сибгатуллина да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International