Иске Сәфәр авыл китапханәсе

2016 елның 19 феврале, җомга

            Республика программасы нигезендә Иске Сәфәр авылы мәдәният йортында капиталь төзекләндерү эшләре бара. Мәдәният йортының түбәсе һәм тәрәзәләре яңага алыштырылды. Бүгенге көндә стенаны җылытып тышлау эшләре башкарыла. Бинаны тышлагач, китапханәдә җылылык артты, китап укучылар белән эшләргә  күбрәк мөмкинлек туды. Төзүчеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә, мөмкинлектән чыгып эчке төзү эшләрен дә озаклатмауларын теләр идек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International