"Туган як" музеенда Айрат Әбугали улы Муллагалиевның фотосурәте, аның хакында мәгълүматлар урнаштырылды

2016 елның 19 феврале, җомга

Туган як музеенда  “Сугышчан дан” залының даими экспозициясенә полиция майоры Айрат Әбугали улы Муллагалиевның фотосурәте, аның хакында мәгълүматлар урнаштырылды. 

 

Айрат Әбугали улы 1991 елда эчке эшләр органнарында хезмәт итә башлый.

2001 нче – 2004 нче елларда 3 кабат Чечен республикасына барып, контртеррористик операцияләрдә катнаша. Ул - Төньяк Кавказда үткәрелгән хәрби хәрәкәтләр ветераны. 

Райондашыбыз күрсәткән батырлыгы һәм тугры хезмәте өчен күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International