18 февраль көнне Кәзкәй авылы китапханәсендә "Хуҗабикә" интереслар клубының "Һәвәскәр бакчачылар эш башлый" темасына чираттагы дәресе үткәрелде. Һәвәскәр бакчачылар белән бергә әлеге мавыктыргыч һәм үзләре өчен файдалы эшкә әле тәҗрибәсе булмаган күп кенә яңа кешеләр дә алына бара. Хатын- кызларга тәкъдим ителгән әлеге дәрестә орлык сайлау, сатып алу,аларны зарарсызландыру, чәчү вакыты тәртипләре турында сөйләнелде, файдалы киңәшләр бирелде.