ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2016 ел
шимбә

 15-16 нчы  февральдә Такталачык мәктәбе үзешчәнәре "Йолдызлык-2016" иҗат фестиваленең сайлап алу турының икенче этабында  катнаштылар.   1 нче класстан-Сафия Сабирова,  3 нче класстан- Артем Петров, 9нчы класстан  Энҗе Габдуллина-җыр, 9 нчы класстан Алия Ханова - бию, 9 нчы класстан  Гүзәл Газетдинова, 4нче класстан Айгизә Марданова , 6нчы класстан Газиз Мансуров - алып баручы  буларак район сәхнәсендә сыналды. Катнаш вокаль ансамбль чыгышы, күмәк татар биюе, күмәк яһүд биюе   дә жюри хөкеменә тәкъдим ителде

Бу көнне Такталачык мәктәбе, 4 нче класс укучылары зарыгып көттеләр. Класста - "Ягез әле, егетләр" бәйгесе!  Бәйгедә сыйныф егетләре төрле конкурсларда үзләрен сынадылар. Белемнәре, җитезлекләре тикшерелде, бәрәңге дә әрчеделәр, суган да турадылар, кызларга матур-матур прическалар ясадылар. Егетләр сынатмады. "Иң тырыш егет" номинациясендә Арсланов Азамат, "Иң акыллы егет" номинациясендә Таймасов Руслан җиңделәр. Ә кызлар гадел хөкемдарлар булдылар.

Нур Баян исемендәге балалар оешмасы варислары шефлыкта.

Туган як музеенда  “Сугышчан дан” залының даими экспозициясенә полиция майоры Айрат Әбугали улы Муллагалиевның фотосурәте, аның хакында мәгълүматлар урнаштырылды. 

17, 18, 19 февраль көннәрендә Мари-Суксу төп гомуми белем бирү мәктәбендә республика мәктәп директорлары киңәшмәсе узды

19 февраль көнне "Бүләк" чаңгы трассасында биатлон ярышлары узды. Ватанны саклаучылар көненә багышланган, хәрби-кулланма спорт ярышларында районыбызның 19 мәктәбеннән һәм Актаныш технологик техникумыннан 50 укучы катнышты. 

М.Җәлил һәм аның иҗаты.

              19 нчы февраль көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Авылым хатирәләре" дип исемләнгән кичә үткәрелде.

15 нче февраль көнне Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан китапханәче Фазуллина Гөлшат Хавил кызы 5б классы укучылары белән "Син Муса Җәлилне беләсеңме?" исеме астында библиографик дәрес үткәрде.


19
февраль, 2016 ел
җомга

17 февраль көнне Аккүз мәдәният йортында авыл үзешчәннәре  Найл Гаетбайның "Яучы Җихан, яки ничек кияүгә чыгарга" комедиясен сәхнәләштерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International