15-16 нчы февральдә Такталачык мәктәбе үзешчәнәре "Йолдызлык-2016" иҗат фестиваленең сайлап алу турының икенче этабында катнаштылар. 1 нче класстан-Сафия Сабирова, 3 нче класстан- Артем Петров, 9нчы класстан Энҗе Габдуллина-җыр, 9 нчы класстан Алия Ханова - бию, 9 нчы класстан Гүзәл Газетдинова, 4нче класстан Айгизә Марданова , 6нчы класстан Газиз Мансуров - алып баручы буларак район сәхнәсендә сыналды. Катнаш вокаль ансамбль чыгышы, күмәк татар биюе, күмәк яһүд биюе дә жюри хөкеменә тәкъдим ителде