Район чаңгы трассасында биатлон ярышлары узды

2016 елның 20 феврале, шимбә

19 февраль көнне "Бүләк" чаңгы трассасында биатлон ярышлары узды. Ватанны саклаучылар көненә багышланган, хәрби-кулланма спорт ярышларында районыбызның 19 мәктәбеннән һәм Актаныш технологик техникумыннан 50 укучы катнышты. 

Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде.

Урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:

1 урын  2 санлы Актаныш урта мәктәбе

2 урын 1 санлы Актаныш урта мәктәбе

3 урын Актаныш технологик техникумы

4 урын Кадет интернат-мәктәбе

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында

1 урын Әтәс мәктәбе

2 урын Күҗәкә мәктәбе

3 урын Теләкәй мәктәбе

4 урын Богады мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International