Иске Сәфәр авылы китапханәсе яңалыклары

2016 елның 20 феврале, шимбә

           19 февраль көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Авылым хатирәләре" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Үз авылыңның килеп чыгышын, аның тарихын, күренекле шәхесләрне барлау максатыннан авыл тарихын язу максат итеп куелды. Бу изге эшне башкаруны тулысы белән Хаҗиева Инсия Галиәкбәр кызы үз өстенә алды. Шушы кичәдә барыбыз җыелышып, авыл тарихын тагын бер кат барлап, тикшереп чыгабыз һәм бүлешеп алып материаллар җыябыз. "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы вәкилләре Люция Гайнетдинова, Зөлфирә Хабибрахманова, Хәния Хайдарова, Миннехәнә Хөҗҗәтова, Гамбәрия Фаритова һәм Әлфинур Шәйхелмәрдәновалар бу эштә зур ярдәм итәләр. Авылдашлар  түземсезлек белән китапның тизрәк чыгуын көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International