Такталачык мәктәбе яңалыклары "Ягез әле, егетләр"

2016 елның 20 феврале, шимбә

Бу көнне Такталачык мәктәбе, 4 нче класс укучылары зарыгып көттеләр. Класста - "Ягез әле, егетләр" бәйгесе!  Бәйгедә сыйныф егетләре төрле конкурсларда үзләрен сынадылар. Белемнәре, җитезлекләре тикшерелде, бәрәңге дә әрчеделәр, суган да турадылар, кызларга матур-матур прическалар ясадылар. Егетләр сынатмады. "Иң тырыш егет" номинациясендә Арсланов Азамат, "Иң акыллы егет" номинациясендә Таймасов Руслан җиңделәр. Ә кызлар гадел хөкемдарлар булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International