19 февраль көнне Яңа Әлем авыл китапханәсендә Муса Җәлилгә багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында шагыйрьнең шигырьләре яңгырады. Студентлар Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган лекция тыңладылар, аннары соң Муса Җәлилнең тормыш юлын чагылдырылган презентация карадылар.