17, 18, 19 февраль көннәрендә Мари-Суксу төп гомуми белем бирү мәктәбендә республика мәктәп директорлары киңәшмәсе узды. Нинди максаттан бу чара Актаныш районының Мари-Суксу төп гомуми белем бирү мәктәбендә уза соң? Узган уку елында барлык база мәктәпләре директорларына фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан аудит үткәрелде. Мәктәп директорлары аудит нәтиҗәләре буенча яшел, сары һәм кызыл зоналарга бүленделәр.
Директорлар арасында Актаныш районыннан Мари-Суксу төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Эдуарт Галиев яшел зонага эләкте.
Яшел зонага эләккән директор – үз эшен белеп эшли, үзе җитәкче буларак барлык эшне дә дөрес оештыра һәм мәктәбендә белем, тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Шушы күзлектән, мәктәп инновацион мәйданчык булып билгеләнде, башка районнан килгән коллегалары өчен фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган программа нигезендә 3 көнлек укулар оештырылды. Укуларда Сарман, Минзәлә, Мөслим районнарыннан директорлар катнаша. Алар сары зонага карыйлар. Югарырак баскыста урын алып торган коллегаларыннан килеп урыннарда эш тәҗрибәсе алырга тиешләр.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева сүзләренә караганда, очрашу-укулар эшлекле формада уза, программа бик эчтәлекле, дөрес оештырылган.
Беренче көнне Эдуарт Галиев үзенең идарә итү ысуллары белән таныштырса, икенче көнне укыту процессын ничек дөрес оештыруга багышланды. Өченче көн исә тәрбия өлкәсендәге чараларга багышланды.
Мөслим, Минзәлә, Сарман районнарыннан килгән мәктәп директорларының Мари-Суксу төп гомуми белем бирү мәктәбе турында фикерләре уңай, алар Актаныш районына килеп, мәгариф системасы белән танышуларына бик шат.
Гөлнара Булатова, Сарман районы, Җәлил гимназиясе директоры:
Илсур Исламов, Мөслим районы, Тат.Бүләк мәктәбе директоры: