Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .
Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.
Бәйрәмдә укучыларның ата-аналары, башлангыч класс укучылары, бакча балалары да катнашты. 1 класс укучылары төрле биремнәр чиштеләр, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Кичә ахырында аларга "Беренче билге" бәйрәме дипломы бирелде. Балалар каникулларга таралыштылар. Класс җитәкчеләре - Мирзаянова Р.М.