ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе
Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Р.Ф.Галимянова җитәкчелегендәге  безнең делегация Ижау каласында Әлфия Ситдыйкованың "Хәсән Заманов" дигән поэмасын тәкьдир итү кичәсендә катнашты.
1 ноябрь көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә Халыкара бердәмлек көненә багышланган  мәдәни чара үткәрелде.

2 ноябрь көнне, Актаныш балалар китапханәсе хезмәткәрләре  китапханәдә Чалманарат мәктәбе укучыларын кабул итте.

1 ноябрь конне “Әнәк” агрофирмасында семинар-киңәшмә булып узды. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.Әлеге чарада катнашучылар терлекчелек комплексларында булып, мал утарлары, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен карадылар.

Әҗәкүл авылында гомер итүче сугыш ветераны Әбелмәних Дәвлит улы Далетов 2 ноябрь көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Соңгы вакытта кайбер интернет-басмаларда Татарстанда тиздән барлык медицина хезмәтләрен күрсәтү дә түләүле булырга мөмкин дигән фикерләр күренеп алды. Бу мәсьәләгә ачыклык кертүне үтенеп, без Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтаховага мөрәҗәгать иттек. Аның белән булган әңгәмәнең бер өлешен бүген сезгә дә тәкъдим итәбез.

1 нче ноябрь конне район мәдәният йортында татар һәм этнографик биюләре биюләре буенча “Шома бас” III Республикататар халык хореография һәм фольклор коллективлары смотр - конкурсының сайлап алу туры узды. Бәйге беренче татар балетмейстеры Гай Таһировның 110 еллыгына багышлана.

 


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

1 ноябрь көнне СХТ китапханәсендә  «Оригами» клубының чираттагы дәресләре утте.

Район делегациясе күршеләрдә кунакта.


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

27 октябрь көнне Актаныш районы “Туган як” музеенда Татарстанның атказанган укытучысы, тынгы белмәс оештыручы, Актаныш сәхнәсендә тәүге вокаль инструменталь ансамбль туплаган оста музыкант, район үзешчән кино сәнгатенә нигез салып, тарих өчен гаять әһәмиятле кыска метражлы фильмнар төшереп, килер буыннарга калдырган талантлы оператор, район телевидениесен оештыручыларның берсе - Рим Гаян улы Мостафинның тууына 70 ел тулуга багышланган кичә узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International