Поэманы тәкъдир итү

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе
Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Р.Ф.Галимянова җитәкчелегендәге безнең делегация Ижау каласында Әлфия Ситдыйкованың "Хәсән Заманов" дигән поэмасын тәкъдир итү кичәсендә катнашты. Әлеге чара Халыклар дуслыгы йортында булды.Якташыбыз Советлар Союзы Герое Хәсән Замановка багышланган поэма каһарманның тормышы һәм батырлыгы турында сөйли. Автор Әлфия Ситдыйкова чарада үзе дә катнашты һәм чыгыш ясады. Кичә Актаныш мәдәният хезмәткәрләренең концерт номерлары белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International