Әҗәкүл авылында гомер итүче тыл ветераны Әбелмәних Дәвлит улы Далетов 2 ноябрь көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Юбилярны Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев тәбрик итте. Әбелмәних Дәвлит улына котлау хаты һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук котлауларга Актанышбаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рәвил Харрасов та кушылды.