ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

3 нче ноябрь көнне мәктәптә план нигезендә икенче педагогик киңәшмә үтте. Киңәшмәнең көн тәртибе буенча Михайловка башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Исламова Алфира " ФДББС (ФГОС) таләпләрен тормышка ашыруда заманча дәрес" дигән темага чыгыш ясады. Шулай ук I чирек йомгаклары, электрон журнал торышы, чирек дәвамында үткәрелгән татар теле һәм математика-информатика атналыклары, фән олимпиадаларының мәктәп турына нәтиҗәләр буенча директорның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Диләфрүз Исламова анализ ясады. Болардан тыш киңәшмәдә алда торган бурычлар һәм башка мәсьәләләр каралды.

2 нче ноябрь көнне, Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге тантанада бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган еллардагы җиңүчеләр, татар интернеты белән даими кызыксынучы татнетчылар катнашты.

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан “Белем.ру” порталы кысаларында оештырылучы бәйгегә быел Татарстанның унҗиде шәһәр һәм районыннан, шулай ук Самара өлкәсеннән барлыгы 81 гариза килгән иде. Тәкъдим ителгән сайтлардан 64 сайт бәйгегә кабул ителде һәм 8 номинация буенча бәяләнде. Алар арасыннан 45 проект финал турына узды һәм тантанага чакырылган иделәр. 

Бүләкләү тантанасы күпләрнең игътибарын җәлеп итте - җиңүчеләрне тәбрикләргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Министрлар кабинеты, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, "Болгар" фонды вәкилләре, телевидение, татар журналистлары һ.б. танылган шәхесләр килгән иделәр. Тантана җырчыларның чыгышлары белән үрелеп алып барылды һәм чын тантана төсмерен алды.

Тантана узган елларга күзәтү белән башланып китте. Тамашачылар игътибарына экранда иң беренче бәйгедән башлап сакланып килгән тарихи фотолар күрсәтелде. 

Иң беренче булып финал турына узган, әмма призлы урынга аз гына күтәрелеп җитә алмаган дипломантларны бүләкләү оештырылды. 8 номинациядә барлык дипломантлар саны - 23 проект җыелган иде. Әлеге проектларның, тырышлык куеп, киләсе елда җиңүчеләр исемлегенә керүе ихтималы зур булуы билгеләп үтелде.

Аннары бер-бер артлы 8 номинациядә II һәм III урын алган сайтларның авторлары сәхнәгә чакырылдылар. Аларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан Рүзәл Мөхәммәтшин, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Алсу Шәрипова, Мәдәният министрлыгыннан Рәшит Фәтхуллин, "Болгар" фонды һәм Татар конгрессының Казан бүлекчәсе исеменнән Фәрит Мифтахов, жюри әгъзалары бүләкләделәр.

Иң төп бүләкләрне - "Белем җәүһәре" (I урын) һәм "Җәүһәрләрнең җәүһәре" (гран-при) исемнәрен тапшырырга сәхнәгә кунакларны кабул итеп алган Г.Камал исемендге Татар дәүләт Академия театрының директоры, Татнетны үстерү фондының Попечительләр Советы рәисе Илфир Якупов тәбрикләде. Безнең районнан финалга үткән эшләрдән 8 интернет-проект төрле номинацияләрдә дипломант исеменә лаек булса (безнең мәктәптән: "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы А.Шакирова, "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы А.Хисамова), "Укучы җәүһәр" номинациясендә Югары Яхшый мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Айнур Сибатов  - III, Актаныш икенче санлы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Айгизә Галләмова  -  II урынга лаек булдылар. Бәйгенең иң зур дәрәҗә дипломы белән безнең мәктәпнең математика-информатика укытучысы Дилүс Шәвәлиев "Җәүһәрләрнең җәүһәре" исеменә лаек дип табылды. Ул диплом, бәйге тамгасы һәм ноутбук белән бүләкләнде. 

Шахмат – тулы мәгълүматлы уен, шуңа күрә уенчыларның берәрсе ягыннан гына булса да партия барышында җиңү яисә уртак нәтиҗә теоретик стратегиясен куллануы гына уенның ахыргы нәтиҗәсен алдан ук билгели ала. Чыннан да әлеге стратегияләрне куллану безнең мәктәпкә үз уңышларын китерде дә. 3 нче ноябрь көнне Актанышта үткәрелгән шәхси беренчелеккә үткәрелгән шахмат ярышларында катнашып, Камалов Булат ( V класс), Ихсанов Данил (VI класс) - I урыннарны, Ихсанова Айгөл (III класс) - II урынны яуладылар. Ә мәктәп командасы әлеге ярышта төп мәктәпләр арасында I урынга ия булды. (Җитәкчеләре: Исламов А.А.). Аларны яулаган уңышлары белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, киләчәктә дә җиңү үрләре теләп калабыз!!!

Буген, 7 ноябрь конне Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова район мәдәният йорты һәм авыл мәдәният йорты җитәкчеләре белән очрашып, “Шома бас” татар халык һәм этнографик биюләре буенча смотр-конкурсына, район бию мәйдан конкурсына бурычлар билгелэде.

 

"Адай мәдәният йорты" хезмәткәрләре авылларны төзекләндерү эшендә катнаша.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә предмет һәм метапредмет нәтиҗәләргә ирешү юллары" дигән темага районара семинар.


5
ноябрь, 2016 ел
шимбә

Бүген 5 ноябрь конне Актанышта авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды.


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 2 ноябрь көнне "Каенкай" балалар бакчасында әдәби-уен  "Укыйбыз , уйныйбыз" үткәрелде.

“Шома бас” татар һәм этнографик биюләре буенча III Республика татар халык хореография һәм фольклор коллективлары смотр - конкурсының сайлап алу турында Яңа Әлем мәдәният йортының "Ак калфак" бию коллективы катнашты.


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

“Искә алу урыны” федераль проектына Югары Яхшыйның  “Дуслык “ балалар оешмасы да кушылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International