9 ноябрь көнне "Каенкай" балалар бакчасында табышмак кичәсе утте.
Авыл хуҗалыгы тармагына багышланган семинарның чираттагысы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов җитәкчелегендә “Алга” хуҗалыгында узды.
Гражданнарга Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә районда 1 ноябрьдән үзгәрешләр кертелде. Әлеге яңалыклар белән район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов таныштырды.
6 ноябрь көнне Чалманарат мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан " Бердәмлектә - безнең көч !" исемле кичә үткәрелде.
Өстәл теннисы буенча 6 ноябрь көнне Уфа шәһәрендә узган Башкортстан кубогына ачык турнирда Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Илназ Сәрвәров 3нче һәм 2нче лиганың икесендә дә I урынны яулап кайтты. Остазы Булат Солтанов.
“Туган як” музеенда ике дистә елга якын милли көрәш буенча район батыры, күп тапкырлар республика чемпионы, РСФСРның спорт мастеры, дүрт улын – булачак баһадирларны келәмгә бастырган ата, Татарстан һәм Россия данын яклаган көрәшчеләр тәрбияләгән остаз, СССР күләмендә танылган тынгысыз игенче, Актаныш районының асыл улы – Илфат Зәки улы Әнвәровка багышланган кичә уза.
Аккүз авылында гомер итүче сугыш ветераны Сабашникова Заһирә Магдан кызы 8 ноябрь көнне юбилеен билгеләп үтә.
Фестиваль-конкурсны гамәлгә куючы:
Актаныш муниципаль районы
Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты
Табанлы Кул авылында гомер итүче сугыш ветераны Солтанова Хәтимә Зәкир кызы 6 ноябрь көнне юбилеен билгеләп үтә.