Гражданнарга Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә районда 1 ноябрьдән үзгәрешләр кертелде. Әлеге яңалыклар белән район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов таныштырды.
Бу торак йортларга җылылык бирү сезоны башлану белән, аеруча актуаль санала. Моңа кадәр җылылыкның күпфатирлы йортларга кадәр китерелгән өлешенә – “Коммунсервис-Актаныш“ ҖЧҖ, ә йортның үзендәге өлешенә “Яран” торак милекчеләр ширкәте җаваплы булган булса, хәзер ул тулаем торак-коммуналь хуҗалыгына гына карый. Ягъни җылылык мәсьәләсендә сорау-тәкъдим булганда нәкъ менә шушы оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк була.