Актаныш районында “БиюМәйдан” биючеләр фестиваль-конкурсны үткәрү хакында

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

 Актаныш районында “БиюМәйдан” биючеләр фестиваль-конкурсны үткәрү хакында.

Фестиваль-конкурсны гамәлгә куючы:

Актаныш муниципаль районы

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты

Оештыручылар:

- Район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге.

- “Актаныш район мәдәният йорты” дәүләт бюджет учреждениесе.

- “Татарстан Республикасы Актаныш балалар сәнгать мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе.

 Бәйгенең максатлары:

- районыбызның хезмәт предприятиеләрендә, мәгариф , өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, авыл жирлекләрендә, мәдәният учакларында, жәмәгать оешмаларында, бию ансамбльләрен булдыруга ирешү, алар аша бию сәнгатенен төрләрен, формаларын, хәрәкәтен җәелдерү, үстерү;

- 2016 ел Рәсәйдә Кино елы уңаеннан татар, совет, рус, чит ил кинофильмнары, әкиятләре, мультфильмнарынын көйләрен искә төшерү, популярлаштыру;

- бию осталарын, аерым башкаручыларны, парлы биючеләрне барлау, халыкка таныту;

- башка милләт биюләренә карата мәхәббәт уяту;

- үзешчән сәнгать коллективларының башкару осталыгын арттыру;

- районның бию традицияләрен саклау һәм үстерү;

- иҗат коллективлары арасында бию сәнгате аша үзара аралашу, ярышу һәм тәҗрибә уртаклашу.

Конкурсның шартлары:

Бәйгедә 5 яшьтән 60 яшькә кадәр үзешчән биючеләр катнаша ала.

Бәйге 4 төрле яшь төркемендә :

5яшьтән – 6 яшькә кадәр (балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр)

7яшьтән – 12 яшькә кадәр

13яшьтән - 17яшькә кадәр

18яшьтән - 60 яшькә кадәр

Ялгыз башкаручылар, парлы биючеләр, узешчән бию коллективлары арасында үтә.

Үзешчән бию коллективларының 6 пардан да ким булмавы шарт.

Шулай ук бәйгедә катнашучылар :

5 яшьтән 12 яшьтәгеләр -1 (бер) номинациядә катнаша алалар ;

13 яшьтән 60 яшьтәгеләргә - 2 (ике)номинациядә катнашу мәҗбүри.

Бәйгенең нәтиҗәләре буенча һәр яшь төркеме арасында урыннар билгеләнә.

Жинүчеләр мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнәчәкләр.

Жюри - урыннар һәм номинацияләр билгеләгәндә бу шартларга үзгәрешләр кертергә мөмкин .

Конкурсның номинацияләре

1.Төрле халык, милләт биюләре. (Мордва , молдаван,еврей, грузин, осетин, үзбәк, төрек, украин, испан, индия, чегән, япон, кытай, башкорт, чуваш, мари, белорус, поляк, шотланд, ирланд һ.б...) ;

2.Кино, мультфильмнарда яңгыраган көйләргә куелган биюләр. (Музыкаль кинофильмнар, әкиятләр, мәсәлән: “Три мушкетера”,”Титаник”, “Пираты карибского моря”, “Гардемарины вперед”, “Мэри Поппинс, до свиданья!” "Ирония судьбы или с легким паром", " Табор уходит в небо”, "В бой идут одни старики", "Кавказская пленница", "Война и мир", “Белое солнце пустыни" , “Иван Васильевич меняет профессию”, "Бриллиантовая рука", «Ак чәчәкләр», «Мама», "Морозко", “Буратино” , “Красная шапочка” һ.б.

Биюнең критерийлары:

- артистлык һәм башкару осталыгы

- сәхнә имиджы

- махсус бию киемнәре

- музыкаль бизәлеш

- композиция төгәллеге (сюжет, драматургия, лексика)

- сәхнә культурасы

Конкурсның жюри составы :

Жюри рәисе – Анварова Д.М. - район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.

Габдулхаев И.И. – социаль һәм агарту булеге җитәкчесе

Гараева А.А. - социаль һәм агарту булегенең баш белгече

Губаева Н.М. – район мәдәният йорты методик үзәк җитәкчесе

Хөсәенов И.Г- район мәдәният йорты балетмейстеры

Мухаметова И.В. -район мәдәният йорты режиссеры

Назарова Р.Р.- район мәдәният йорты методисты

Конкурсның үткәрү графигы

Авыл мәдәният йортлары. Авыл мәктәпләре.

28 ноябрь – Күҗәкә зонасы.Әтәс, Пучы, Айман, Усы, Зөбәер,

29ноябрь – Т.Суксу зонасы.Чалманарат,Мәсәде,Ямалы,Такталачык,И.Кормаш

30 ноябрь - И.Сәфәр зонасы.Чуракай, Байсар, Киров, Аккүз, Яхшый

1 декабрь - Әлем зонасы.Актанышбаш, Кәзкәй, Аеш, Уразай, Богады,Теләкәй.

2 декабрь көнне 15.00 сәгатьтә район мәдәният йортында- мәгариф учреждениеләре, оешма, предприятиеләрнең бию коллективлары. Йомгаклау, Гала концерт район мәдәният йортында уза.

Контакт телефоннар : 3-12-83, 3-12-85.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International