ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе
11 ноябрь район мәдәния йортында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә үзды.

12
ноябрь, 2016 ел
шимбә
Такталачык мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр арасында өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде.

11
ноябрь, 2016 ел
җомга

11 ноябрь көнне районның барлык китапханәчеләре Сәфәр авыл җирлеге китапханәсендә семинар-киңәшмәдә булдылар. 

10 ноябрь көнне, без -  Актаныш балалар китапханәчеләре, Актанышның 2 нче санлы урта мәктәбенең 2г классы укучылары белән берлектә (кл.җит.Салихова М.Д.)  “Тылсымлы экология” дигән темада  "Яшь эколог" клубының чираттагы дәресен  уздырдык.

        Мәктәбебездә чираттагы педагогик киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә мәктәпнең методик берләшмә җитәкчеләре узган уку елында эшләгән эшләренә отчет бирделәр һәм бу уку елына план буенча алынган эшләре белән таныштырдылар, үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр.

9 ноябрьдә Актаныш районы ветераннар оешмасы делегациясе Сарман районында булды. Актанышларны район чигендә ветераннар оешмасы җитәкячесе Нәҗип Миңнегулов ипи-тоз белән каршы алды.


10
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең 9а сыйныфы укучысы Габидуллина Гүзәл көзге каникуллар вакытында Сочи шәһәрендә "Сириус" белем үзәгендә рус әдәбияты буенча олимпиада сменасында катнашып кайтты.

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы нигезендә моңарчы ятимнәргә күпкатлы йортлардан фатир бирелә иде.

Бүген, 10нчы ноябрь – РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне.

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, балалар бакчасы җитәкчеләре белән сөйләшү уткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International