11 ноябрь район мәдәния йортында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә үзды.
Тамаша залына район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, аларның гаиләләреннән тыш, киң җәмәгатьчелек тә килгән иде.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов котлады. Үз чыгышында үрнәкле эш күрсәткән полиция хезмәткәрләрен мактап китте, аларның гаиләләренә, ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Традиция буенча тантаналы чарада бүләкләр дә бирелде. Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе Руфат Гайнетдинов полиция хезмәткәрлэренә Мактау грамоталары һәм башка буләклэр тапшырды.
Бәйрәм кичэсе бик күңелле узды.Музыкаль номер белән тамашачылар алдында актаныш артислары, шулай ук хезмәткәрләрнең балалары чыгыш ясады.