Семинар-киңәшмә.

2016 елның 11 ноябре, җомга

11 ноябрь көнне районның барлык китапханәчеләре Сәфәр авыл җирлеге китапханәсендә семинар-киңәшмәдә булдылар. 

Көнүзәк мәсъәлә итеп китапханәләрдә кызыксыну клубларының эшчәнлеге алынган иде. Үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Күҗәкә һәм Такталачык китапханәчеләре үзләрендә оешкан клубларның эшчәнлеге белән таныштырдылар, презентация күрсәттеләр

Сәфәр китапханәсе хезмәткәре Әлфинур Җәүдәт кызы "Балкыш" клубы әгъзалары белән берлектә, үзләренең эшчәнлекләрен тасвирлап бирделәр. Семинар бик җанлы һәм эчтәлекле формада үтте.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International