Икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең 9а сыйныфы укучысы Габидуллина Гүзәл көзге каникуллар вакытында Сочи шәһәрендә "Сириус" белем үзәгендә рус әдәбияты буенча олимпиада сменасында катнашып кайтты.
31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр дәвам иткән смена «Гильдия словесников» белән берлектә оештырылган һәм төрле регионнардан килгән 148 яшь филологны Бөтенрәсәй олимпиадасына әзерләүне максат итеп куйган.