Мәктәбебездә чираттагы педагогик киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә мәктәпнең методик берләшмә җитәкчеләре узган уку елында эшләгән эшләренә отчет бирделәр һәм бу уку елына план буенча алынган эшләре белән таныштырдылар, үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр. Шулай ук мәктәпнең укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гардисламова Ф.М. 1 чирек нәтиҗәләре һәм 9 класс укучыларының биреп карау имтиханы нәтиҗәләре белән таныштырды. Соңыннан узган уку елында аттестация үткән укытучы Хафизова Ф.Ф. үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, алдагы елларда аттестация үтүчеләргә киңәшләрен бирде. Киңәшмә ахырында алдагы чиректә укыту сыйфатын күтәрү, бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү буенча бурычлар куелды.