Актаныш өлкәннәре Сарман жирендә

2016 елның 11 ноябре, җомга

9 ноябрьдә Актаныш районы ветераннар оешмасы делегациясе Сарман районында булды. Актанышларны район чигендә ветераннар оешмасы җитәкячесе Нәҗип Миңнегулов ипи-тоз белән каршы алды.

Өлкәннәребез район узәге белән танышканнан соң район мәдәният сараенда “Гәрәбә” клубы узэшчәннәре һәм Иске Кормаш авылының “Хәзинә” бию ансабеле катнашында зур концерт куйдылар. Сарман тамашачысы бу концертны бик җылы каршы алды. Зал шыгрым тулы иде, өлкәннәребезнең һәр номерын тамашачы кул чабып каршы алды. Бу концертны әзерләүдэ район ветераннар оешмасының җаваплы сәркатибе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмэткәре Лира Хафизова, Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткэрләре Мирзанур Фарухшин һәм Луиза Исламова күп көч куйдылар. Концертта Сарман район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова катнашты һәм актанышлыларга тирэн рәхмәтен белдерде, иҗади уңышлар теләде.

Соңыннан районыбыз өлкәннәре Җиңү паркында булдылар, район Туган як музееның экспонатлары белән таныштылар. Ут күрше ике район арасында мондый дуслык мөнәсәбәтләре киләчәктә дә дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International