ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016-2017 нче уку елының  2  чиреге  башланып китте. Балалар кабат мәктәпкә җыелдылар. Безнең  мәктәптә  башлангыч сыйныф укучылары  чирекне  “Табышмаклар иленә сәяхәт” белән башладылар. 1-4 сыйныф укучылары  ике командага бүленделәр. Исем сайладылар. Төрле темаларга карата табышмаклар чиштеләр, соңгы супер-уен табышмагы авыррак иде. Шулай да, җавап табылды! Уен 11:8 исәбе белән тәмамланды.

"Тылсымлы куллар" журналы "Ихлас" компаниясе белән берлектә балалар һәм тәрбиячеләр өчен үткәргән "Кояшлы балачак" республикакүләм иҗат эшләре бәйгесендә безнең мәктәпнең 6 нчы класс укучысы Әхмәтова Ленара катнашып финалист булды. Ул бәйге оештыручыларның дипломы һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнде. Фәнни җитәкчесе: Л.Н.Шәйдуллина. 

15 ноябрь конне “Саф ” хуҗалыгында хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре катнашында гамәли киңәшмә үткәрелде. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов катнашты. 

Өстәл теннисы буенча 9-13 ноябрь көннәрендә Казанда узган Татарстан беренчелегендә катнашып, Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән 2002 елгылар һәм кечерәкләр категориясендә Марат Солтанов, Илназ Сәрвәров, Булат Шәкүров, Мансур Мостафин, Гомәр Гәрәев, Денис Аграпов,Сөмбел Шәйхразиева, Камилә Шиһапова һәм Диләрә Зәкиева составындагы төркем авыл командалары арасында II урынны яулап кайтканнар.

 

Карт авылында яшәүче Бөек Ватан сугыш ветераны Дәутов Әмир Дәут улына 15 ноябрь конне 90 яшь тулды.

 


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Яратабыз  журналларны укырга  һәм буярга.


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

11 ноябрь көнне Иске Сәфәр авылы мәдәният йортында авыл китапханәләре семинары булып үтте.

12 нчы ноябрь көнне Чалманарат авыл китапханәсендә язучы Рөстәм Кутуйның тууына  80 ел туу уңаеннан " Кояшлы дөнья ! " исеме  астында оештырылган китап күргәзмәсе янында балалар белән әңгәмә.

10 ноябрь кичендә Теләкәй авылы китапханәсендә Сара Садыйкованың 110 еллык юбилеена багышланган " Сагыналар  сине якын дуслар " дип исемләнгән әдәби -музыкаль кичә үткәрелде .

Фестиваль-конкурсны гамәлгә куючы:

Актаныш муниципаль районы

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International