Сугыш ветеранына – 90 яшь!

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Карт авылында яшәүче Бөек Ватан сугыш ветераны Дәутов Әмир Дәут улына 15 ноябрь конне 90 яшь тулды.

Аны тәбрик итәргә Актаныш район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев килгән иде. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырды. Тат.Суыксу авыл җирлеге башлыгы Харисов Рәсүл Газиз улы да изге теләкләрен юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International