Оештыручылар:
- Район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге.
- “Актаныш район мәдәният йорты” дәүләт бюджет учреждениесе.
- “Татарстан Республикасы Актаныш балалар сәнгать мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе.
Бәйгенең максатлары:
- районыбызның хезмәт предприятиеләрендә, мәгариф , өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, авыл жирлекләрендә, мәдәният учакларында, жәмәгать оешмаларында, бию ансамбльләрен булдыруга ирешү, алар аша бию сәнгатенен төрләрен, формаларын, хәрәкәтен җәелдерү, үстерү;
- 2016 ел Рәсәйдә Кино елы уңаеннан татар, совет, рус, чит ил кинофильмнары, әкиятләре, мультфильмнарынын көйләрен искә төшерү, популярлаштыру;
- бию осталарын, аерым башкаручыларны, парлы биючеләрне барлау, халыкка таныту;
- башка милләт биюләренә карата мәхәббәт уяту;
- үзешчән сәнгать коллективларының башкару осталыгын арттыру;
- районның бию традицияләрен саклау һәм үстерү;
- иҗат коллективлары арасында бию сәнгате аша үзара аралашу, ярышу һәм тәҗрибә уртаклашу.
Конкурсның шартлары:
Бәйгедә 5 яшьтән 60 яшькә кадәр үзешчән биючеләр катнаша ала.
Бәйге 4 төрле яшь төркемендә :
5яшьтән – 6 яшькә кадәр (балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр)
7яшьтән – 12 яшькә кадәр
13яшьтән - 17яшькә кадәр
18яшьтән - 60 яшькә кадәр
Ялгыз башкаручылар, парлы биючеләр, узешчән бию коллективлары арасында үтә.
Үзешчән бию коллективларының 6 пардан да ким булмавы шарт.
Шулай ук бәйгедә катнашучылар :
5 яшьтән 12 яшьтәгеләр -1 (бер) номинациядә катнаша алалар ;
13 яшьтән 60 яшьтәгеләргә - 2 (ике)номинациядә катнашу мәҗбүри.
Бәйгенең нәтиҗәләре буенча һәр яшь төркеме арасында урыннар билгеләнә. Жинүчеләр мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнәчәкләр.
Жюри - урыннар һәм номинацияләр билгеләгәндә бу шартларга үзгәрешләр кертергә мөмкин .
Конкурсның номинацияләре
1.Төрле халык, милләт биюләре. (Мордва , молдаван,еврей, грузин, осетин, үзбәк, төрек, украин, испан, индия, чегән, япон, кытай, башкорт, чуваш, мари, белорус, поляк, шотланд, ирланд һ.б...) ;
2.Кино, мультфильмнарда яңгыраган көйләргә куелган биюләр. (Музыкаль кинофильмнар, әкиятләр, мәсәлән: “Три мушкетера”,”Титаник”, “Пираты карибского моря”, “Гардемарины вперед”, “Мэри Поппинс, до свиданья!” "Ирония судьбы или с легким паром", " Табор уходит в небо”, "В бой идут одни старики", "Кавказская пленница", "Война и мир", “Белое солнце пустыни" , “Иван Васильевич меняет профессию”, "Бриллиантовая рука", «Ак чәчәкләр», «Мама», "Морозко", “Буратино” , “Красная шапочка” һ.б.
Биюнең критерийлары:
- артистлык һәм башкару осталыгы
- сәхнә имиджы
- махсус бию киемнәре
- музыкаль бизәлеш
- композиция төгәллеге (сюжет, драматургия, лексика)
- сәхнә культурасы
Конкурсның жюри составы :
Жюри рәисе – Анварова Д.М. - район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.
Габдулхаев И.И. – социаль һәм агарту булеге җитәкчесе
Гараева А.А. - социаль һәм агарту булегенең баш белгече
Губаева Н.М. – район мәдәният йорты методик үзәк җитәкчесе
Хөсәенов И.Г- район мәдәният йорты балетмейстеры
Мухаметова И.В. -район мәдәният йорты режиссеры
Назарова Р.Р.- район мәдәният йорты методисты
Конкурсның үткәрү графигы Авыл мәдәният йортлары. Авыл мәктәпләре.
28 ноябрь – Күҗәкә зонасы.Әтәс, Пучы, Айман, Усы, Зөбәер,
29ноябрь – Т.Суксу зонасы.Чалманарат,Мәсәде,Ямалы,Такталачык,И.Кормаш
30 ноябрь - И.Сәфәр зонасы.Чуракай, Байсар, Киров, Аккүз, Яхшый
1 декабрь - Әлем зонасы.Актанышбаш, Кәзкәй, Аеш, Уразай, Богады,Теләкәй.
2 декабрь көнне 15.00 сәгатьтә район мәдәният йортында- мәгариф учреждениеләре, оешма, предприятиеләрнең бию коллективлары.
Йомгаклау, Гала концерт район мәдәният йортында уза.
Контакт телефоннар : 3-12-83, 3-12-85.