"Тылсымлы куллар" журналы "Ихлас" компаниясе белән берлектә балалар һәм тәрбиячеләр өчен үткәргән "Кояшлы балачак" республикакүләм иҗат эшләре бәйгесендә безнең мәктәпнең 6 нчы класс укучысы Әхмәтова Ленара катнашып финалист булды. Ул бәйге оештыручыларның дипломы һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнде. Фәнни җитәкчесе: Л.Н.Шәйдуллина.