“Саф ” хуҗалыгында семинар

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

15 ноябрь конне “Саф ” хуҗалыгында хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре катнашында гамәли киңәшмә үткәрелде. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов катнашты.

Кинәшмәдэ катнашучылар иң элек Кадермәт авылы фермасындагы эшчәнлек белән таныштылар. Соңыннан Иске Сәфәр хуҗалыкның машина-трактор паркында булып, биредә авыл хуҗалыгы техникасы ремонт барышын, фермасындагы торакларда булып, биредә тәрбияләнүче терлекләрне карадылар. Шулай ук ындыр табагындагы барлык орлык саклау складларын карап чыктылар. Йомгаклау сүзендә нәтиҗәләр ясалып, бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International