Тылсымлы экология.

2016 елның 11 ноябре, җомга

10 ноябрь көнне, без -  Актаныш балалар китапханәчеләре, Актанышның 2 нче санлы урта мәктәбенең 2г классы укучылары белән берлектә (кл.җит.Салихова М.Д.)  “Тылсымлы экология” дигән исем астында "Яшь эколог " клубының чираттагы дәресен уздырдык.Нәрсә соң ул экология ?Экология ул -  тере организмнарның узара һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән   бәйләнешләрен өйрәнүче фән. Дәреснең төп максаты балаларда табигатькә карата мәхәббәт уяту, аны сакларга, якларга кирәклеген анлату.Дәресне викторина формасында алып бардык. Балаларны уен барышында  “Кояшкай” һәм “Дуслар” командаларына булеп, аларның белемен Шамсунова Л.Җ. һәм Салихова М.Д. торган жюри составы бәяләде. Викторина 4 турдан узды; 1 тур “Әкиятләрдәге үсемлекләр”, 2 тур “Тылсымлы күренешләр”, 3 тур “Мифик затлар”,4 тур “Экологик аукцион”. Һәр турда командалар үзләренең көчләрен күрсәтеп биремнәрне бик тиз үтәп чыктылар.Уенны төгәлләп, командалар арасында дуслык җиңде. 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International